6 ярминкәдә 552 миллион сумлык продукция сатылды
Яңалыклар тасмасы

6 ярминкәдә 552 миллион сумлык продукция сатылды

Бу атнада соңгы ярминкә була.

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, республикада узган 6 ярминкәдә 552 млн сумлык товар сатылды.

 «Ярминкә мәйданчыкларына барлыгы 652,8 тонна яшелчә, шул исәптән 352,5 тонна бәрәңге, 113,1 тонна сөт, 180,1 тонна шикәр, 1 миллион данәдән артык йомырка, 571,8 тонна ит китерелгән», – диләр министрлыкта.

Ярминкәләр Казан, Чаллыда, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында урнашкан сәүдә мәйданчыкларында оештырылды.

Бу атнада, 26 апрельдә ярминкәләрнең соңгысы була.

Татарстанда «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» һәм «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектлары гамәлгә ашырыла.
Фото шәһәр хакимияте сайтыннан алынды
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


илкүләм проектлар

Нет комментариев