Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

7 – 13 ноябрьгә йолдызнамә

Кучкар. Сезнең өчен атна ниндидер бәйрәм төсле узып китәчәк. Беренчедән, ялга каядыр китәргә, анда үзегезне кием-салым, косметика алып сөендерергә мөмкинлек булачак. Икенчедән, атна азагына эшкә әйләнеп кайтсагыз, акчагызның сизелеп артуын тоярсыз.

Үгезбозау. Бу атнада бар нәрсәгә бик сак һәм игътибарлы булыгыз. Руль артында һәм гомумән теләсә нинди электротехника белән эшләгәндә үзегезне саклагыз. Ял көннәрен актив үткәрегез. Гаиләгез белән сәяхәткә чыгып китү яхшы.

Игезәкләр. 12 ноябрьгә кадәр бик күп эшләр башкарырсыз, косметологиягә күп акча сарыф итәрсез. Ай уртасында булачак яңа эш тәкъдимнәрен кабул итәргә ашыкмагыз, анда сез уйлаганча барысы да тәртиптә түгел. 

Кысла. Атнаны үзегезгә багышлагыз: эшләрне икенче планга куегыз, телефонны сүндереп торыгыз һәм берәр кая барып кайтыгыз. Яңа эмоцияләргә бирелергә вакыт! Үзегезне күрсәтегез – кемнеңдер шәүләсе булып яшәүдән туктагыз! 

Арыслан. 9 ноябрьдән соң хезмәттәшләр һәм эшлекле партнерлар белән бәхәсләшергә туры киләчәк. 12 ноябрьдән соң барысы да җайланачак: бу чорда үз өстегездә эшләргә киңәш ителә. Ял көннәрендә бик дулкынландыргыч нәрсә булачак. 

Кыз. Ай уртасы никадәр якынрак булса, шулкадәр зуррак дулкынлану тоярсыз. Ял көннәрен планлаштырганда бу шартларны да исәпкә алыгыз. Нинди генә теләгегез булса да, үзегезне куркыныч астына куймагыз. Ниһаять, сезгә олыгаерга вакыт җитте.

Үлчәү. 12 ноябрьгә кадәр барысы да маҗаралар, мәхәббәт һәм сәяхәтләр белән үрелеп барачак. Ә менә соңыннан фатирга генераль җыештыру үткәрергә, җиһазларны алыштырырга һәм хәтта ремонт башларга кирәк булачак. 

Чаян. Самолетта очарга киңәш ителми. Бу чорда бернәрсә дә сатып алмагыз. Гел яңа иҗади проектларга тотынмагыз. Башта берсен нәтиҗәсе булганчыга кадәр җиренә җиткерегез. Бәйсез булу теләген шәхси үсеш максатларында кулланырга тырышыгыз.

Укчы. Чыгымнарны санарга һәм үз-үзеңә хөрмәтне тәртипкә китерергә вакыт. Яшерен сөйләшүләрне җомгага кадәр тәмамлагыз. Яшерен һәм дәртле романыгыз дәвам итә. Декабрьнең беренче атнасына кадәр туганнарыгыз белән очрашып, мәҗлес үткәрегез.

Кәҗәмөгез. Яңа проектларга 9 ноябрьгә кадәр алыныгыз. Бу чорда үз-үзеңне бәяләү дә ныгыячак, партнерлар белән дә бер сүздә булачаксыз. Нәрсәне булса да сатып алуны ай ахырына калдырмагыз. 11 һәм 12 ноябрьдә кайбер иллюзияләр таралыр.  

Сукояр. Бу атнада мөһим нәрсә турында алдан сөйләшеп куегыз. Сезне эштән азат итмәсеннәр өчен, эштә үзегезне яхшы яктан күрсәтегез. Бу чорда ниндидер бизнес башлап җибәрү өчен дә уңай вакыт. Сөйгән ярларын тапмаганнарга бу атнада бәхет елмаячак. 

Балыклар. Сишәмбе көнне кызлар гашыйк булырлар, бу мәхәббәт җавапсыз яки яшерен булуы да бар. Айның беренче декадасында туганнар белән аеруча ныклап аралашырга, хәлләрен ешрак белеп торырга киңәш ителә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев