9 июльгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Яңалыклар тасмасы

9 июльгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы

9 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак.

Төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә +10..+15˚, көнбатыш районнарда +20˚, көндез +28..+33˚ градус. 
Чаллыда 9 июльдә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан 4-9 метр, көндез урыны белән җилнең тизлеге 14 метр тизлектә булачак. Төнлә минималь температура +10.. +15˚, көндез максималь температура +28.. +31˚. 
12 июльгә кадәр Татарстан Республикасында урыны белән ерак көнчыгыш районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс), республикада урыны белән янгын куркынычы югары (4 класс) сакланачак.


Һава торышы

Нет комментариев