Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

91 860 Чаллы баласы бер тапкыр түләнә торган түләүләр алды

Бүгенге көннән Россия Пенсия фонды укучыларга 10 000 сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган акча күчерә башлады. Чаллыда түләүләрнең гомуми суммасы 980 млн. сумнан артык тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, түләүләр быел 1 сентябрьдән дә соңга калмыйча балаларга, 2 июль указга кул куйган вакытка 18 яше тулмаган балаларга, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән затларга - мәктәп программасы буенча укуларын дәвам иткән 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге балаларга салынды.
Гаризалар кабул итү тагын 3 ай дәвамында, октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Түләүләр мөрәҗәгать итүче тарафыннан гаризада күрсәтелгән счетка акчасыз күчерү юлы белән башкарыла. Бу Россия Федерациясе территориясендә гамәлдә булган теләсә кайсы түләү системасының карта счеты (сберкитабы) яисә банк картасы булырга мөмкин.

Фото: 9111.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: түләүләр