Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Абыйсын пычак белән кадап үтергән 11 яшьлек кыз күрсәтмәләр биргән

Аны психиатрик хастаханәгә озаттылар.

Минзәләдә булган коточкыч фаҗига буенча ТР Эчке эшләр идарәсе аңлатма бирде. Хокук сакчылары абыйсын үтерүдә гаепләнүче 11 яшьлек кызга сораштыру үткәргән.

Фаҗига көнне өйдә кыз әбисе, 14 яшьлек бертуган абыйсы һәм 19 яшьлек апасы белән булган. Әти-әнисе төнгедә эштә булган. Кыз төнге вакытта телефонда онлайн-уеннар уйнап утырган. Абыйсы кисәтү ясап, телефонын алып куйган. Хокук сакчылары әйтүенчә, кыз ярымйокы халәтендә пычак белән абыйсына ташланган. Соңыннан малайның кычкыруларына йөгереп чыккан әбисенә һөҗүм иткән. 19 яшьлек апасы   ашыгыч ярдәм, полиция чакырткан.  

14 яшьлек малай һәлак булды. 68 яшьлек әбиләре БСМПда. Гаепләнүче 11 яшьлек кыз әнисе рөхсәте белән республика клиникаларының берсенә җибәрелде, дип белдерде ТР МВД матбугат хезмәте. 

Шунысы мәгълүм: гаилә Үзбәкстаннан. 47 яшьлек гаилә башлыгы январь аенда гына Россия гражданлыгы алган. 45 яшьлек тормыш иптәше хезмәт патенты буенча эшләгән. Балаларга гражданлык бирү буенча документлар миграция хезмәтендә карауда булган. 

«Үтерү» һәм «Ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерергә омтылу» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев