Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Адольф хәерчелектән үлгән

Күп уен коралларын уйлап табучы (саксофон белән саксгорнны да ул уйлап тапкан) бельгияле Адольф (Антуан Жозеф) Сакс хәерчелектә үлгән. Аның әтисе Шарль Жозеф Сакс та уен кораллары эшләү остасы булып танылган, моның өчен үз заманында күп дипломнар, медальләр белән бүләкләнгән. Музыкаль сәләт бигрәк тә аның унбер баласының иң өлкәне Адольфка...

Күп уен коралларын уйлап табучы (саксофон белән саксгорнны да ул уйлап тапкан) бельгияле Адольф (Антуан Жозеф) Сакс хәерчелектә үлгән. Аның әтисе Шарль Жозеф Сакс та уен кораллары эшләү остасы булып танылган, моның өчен үз заманында күп дипломнар, медальләр белән бүләкләнгән.
Музыкаль сәләт бигрәк тә аның унбер баласының иң өлкәне Адольфка күчкән.
1842 елда Адольф Сакс Парижда тынлы уен кораллары фабрикасы ача, шул вакытта уйлап табучы һәм проектлаучы булып таныла. Саксофон уйлап табу белән ул дөньяви танылу яулый. Бу уен коралына 1846 елның 23 июнендә патент ала. Ә моңа кадәр 5 ай алда аны мошенниклыкта гаеплиләр, саксофон дигән уен коралы булуны раслаган суд утырышы уза. Шулай да саксофонны музыкантлар бик ярата. Адольф Сакс үзенең бөтен уйлап тапкан уен коралларында өйрәтү буенча пособиеләр чыгара. Әлбәттә, көнләшүчеләр табыла. Алар, Саксны әледән-әле судка биреп, аның сәламәтлеген какшата. Саксның гомере хәерчелектә өзелә.

http://kiziltan.ru/raznoe/9303

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев