Актер иреккә чыкты
Яңалыклар тасмасы

Актер иреккә чыкты

Ул юл-транспорт һәлакәте ясаган иде.

Актер Михаил Ефремов Белгород колониясеннән чыгып, Мәскәүгә кайта. 

2020 елның 8 июнендә Михаил Ефремов Мәскәүдә машинада барганда каршы як полосага чыгып икенче автомобильгә бәрелә. Нәтиҗәдә машинаның йөртүчесе һәлак була. 

Ефремовны 8 елга ирегеннән мәхрүм иткән иделәр. Соңрак срокны 7,5 елга калдырдылар. Аннары ул УДОга эләкте. 

Тулаем алганда актер 4 ел колониядә булды. Бу вакыт эчендә ул колониянең тегү цехында эшләгән, театраль тамашалар күрсәткән. Спиртлы эчемлекләр эчүен һәм тәмәке тартуын ташлаган. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


машина авария дтп үлем-китем Михаил Ефремов

Нет комментариев