Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем, ничек үрдең чәчкәең?

Зәйнәп Фәрхетдинованың башында парикмы, әллә ул чәчен "текә" стилисттан үрдерәме?

Бу Зәйнәпең тугач ук бишегенә кош кунгандыр ул. Нинди кош булды икән? Җырчы сандугачмы, купшы кызылтүшме, җитез карлыгачмы... Ничек кенә булмасын, аның әти-әнисеннән күчкән, алар тәрбияләгән сыйфатларыннан тыш, кошлардан да нидер бар - җырлаганда тавышының күкләргә талпынуы, җырларының җан-бәгырьне җиде кат күкләргә ашыруы кошлардандыр ул, кошлардан...

Һай, әттәгенәсе, әллә башында да кош оясымы? Бу чәчләрне ничек үргәннәр диген... Ничек шулай бер оя булып укмашкан соң бу толымнар?

Баксаң, прическасы чыннан да "Кош оясы" дип атала икән. Моның өчен чәчкә махсус чыбыклар кушып үрәләр. Калынрак толымлы "оя"ны "Милли модерн" дип атый җырчы.

- Күрсәтеп бирделәр дә, хәзер үзем үрәм, үзем ояга җыям, ди Зәйнәп. - Юлда йөргәндә бик җайлы, ашыгып барып кергән урында чәчтараш эзләп чабасы юк.

Нинди кыяфәттә дә яратыбыз инде Зәйнәпне. Әмма аның һәрвакыт зәвыклы, милли бизәкле киемнәр тектерүе, образы өстендә эшләве күңелгә хуш килә. Тамашачысы, димәк, безнең өчен тырыша бит ул, йөрәккәем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев