Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алабугада коткаручылар җиргә түгелгән бер килограмм терекөмешне җыеп алган

Коткаручылар шәхси хуҗалыкта җиргә түгелгән бер килограмм терекөмешне җыеп алган.

Кичә көндез Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Татарстанның 40 еллыгы урамындагы шәхси йорт территориясендә терекөмеш салынган банка табылуы хакында хәбәр килә.

Урында 5нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре җирдә терекөмеш салынган ярты литрлы банка һәм бер литрлы ватык банка табып ала.

Сулыш органнарын һәм тирене саклау чараларын кулланып, коткаручылар җирдән терекөмешне җыеп ала һәм утилизациягә тапшыра.

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 пожар огонь мчс