Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аларның балаларын бакчаларга чиратсыз кабул итәчәкләр

Мондый мөмкинлеккә ия хезмәткәрләрнең тулы исемлеге белән җирле үзидарә органнарында танышырга мөмкин.

Чаллыда мобилизацияләнгән гражданнарның балаларын бакчаларга чиратсыз урнаштырачаклар. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илья Зуев 7 ноябрьдә шул хактагы карарны имзалады. 

Моңа кадәр судьялар, прокурорлар һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең, Черноболь АЭС һәлакәте аркасында радиация йогынтысына дучар булган гражданнарның, вафат булган яки инвалидлык алган хәрбиләрнең, Россия Федерациясенең Төньяк Кавказ төбәге территориясендә террорчылыкка каршы операцияләрдә катнашучы һәм хокук тәртибен һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итүчеләрнең дә балалары шундый ук хокукка ия иде. 

Мондый мөмкинлеккә ия хезмәткәрләрнең тулы исемлеге белән шәһәрнең мәгариф идарәсендә танышырга була.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф