Александр Бастрыкин Татарстан авыллары юлларын ремонтлауны контрольгә алды
Яңалыклар тасмасы

Александр Бастрыкин Татарстан авыллары юлларын ремонтлауны контрольгә алды

Бу хакта РФ Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Татарстан халкының юлларның начар булуына зарланып язган хатлары буенча тикшерү нәтиҗәләрен контрольгә алды. 

Тукай районы Ильбухтино авылындагы грунт юл һаман ремонтланмый.  Яңгыр яуса авылга керү бик авыр. Җирле халык төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итсә дә әлегә нәтиҗәсе юк. Бу эшне тикшерү комитетының Татарстан идарсе тикшерә. 

Икенче проблемалы юл. Азнакай районында. Чекан, Югары Стәрле һәм Константиновка авыллары арасындагы тирән чокырлы һәм колеялы юлларда йөрү куркыныч. Биредә йөргән автобуслар, машиналар зыян күрә. Авылларда яшәүчеләр 

 һаман да ремонт ясатуга ирешә алмыйлар. Бу факт буенча тикшерү башланган.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Юллар ремонтлау Александр Бастрыкин РФ тикшерү комитеты

Нет комментариев