Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Александр Николаев: " Кирәк булган очракта 5нче шәһәр хастаханәсендә тиз арада провизор койкаларын җәелдерә алачаклар!"

Чаллының 5 нче шәһәр хастаханәсе стационары йогышлы профильдәге пациентларны кабул итүне туктатты.

Хастаханәнең барлык бүлмәләрендә дезинфекция һәм дезинсекция үткәрелгән. Пациентлар чыгарылган һәм шәһәрнең башка дәвалау оешмаларына урнаштырылган.
2021 елның 13 декабреннән медицина ярдәмен күрсәтүнең 18 юнәлеше буенча планлы һәм ашыгыч пациентларны кабул итү башланды.
«2021 елның 26 июнендә без өченче тапкыр вакытлыча йогышлы авырулар госпитале буларак ачылган идек. Бу эш чоры бик катлаулы булды: авыр пациентлар саны артты, яшьләр күбәйде. Хезмәткәрләргә ныклык һәм кыюлык күрсәткәннәре, барлык куелган бурычларны сыйфатлы үтәгәннәре өчен рәхмәтемне белдерәм. Безнең йогышлы госпиталь 380 ятакка исәпләнгән булса да, пациентлар саны иң авыр көннәрдә 500 кешегә кадәр җитте. Без өстәмә урыннар кордык. Шәһәр халкына ныклы сәламәтлек телим! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Вакцинация авыруның кискен нәтиҗәләреннән сезне генә түгел, туганнарыгызны, дусларыгызны һәм хезмәттәшләрегезне дә саклый», – дип билгеләде баш табиб Зөфәр Насртдинов.
Баш табиб хастаханәдә йогышлы госпитальгә (5 ай эчендә) профильләштергәннән соң коронавирус инфекциясе һәм хастаханәдән тыш пневмония белән 9 501 пациентны дәваланды дип сөйләде. Табиб-рентгенологлар күкрәк читлеге органнарының 20 398 компьютер томографиясен үткәргәннәр, табиб-лаборантлар 69 913 ПЦР-тикшерү ясаганнар..
«Вәзгыять киеренке кала. Кирәк булган очракта 5 нче шәһәр хастаханәсендә тиз арада провизор койкаларын җәелдерә алачаклар. Хәзер хастаханәнең барлык профильләре буенча пациентларга планлы һәм ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтү күләмен тулысынча торгызырга кирәк», - дип ассызыклады  Чаллының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек