Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алинәбез Бузованы узып китте!

Алинә Заһитова Русиянең иң яхшы телевизион алып баручысы дип танылды

Русиянең фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова “Комсомольская правда” гәзитенә язылучылар версиясе буенча Русиянең иң яхшы телевизион тапшырулар алып баручысы дип танылды.
Заһитова 29,79 процент тавыш җыйган. Олимпия чемпионы җырчы, тапшыручылар алып баручы Ольга Бузованы да узып киткән, аның өчен 24,90 процент тавыш биргәннәр.
Алар икесе дә “Ледниковый период” проектында эшли. Заһитова — алып баручы, ә Бузова — проектта катнашучы. “Ледниковый период” тамашасында катнашучы, “Орел и решка” программасын алып баручы Регина Тодоренко өченче урынны яулаган. Ул 9,47 процент тавыш җыйган.
Ир-егетләр арасында Иван Ургант беренче урында. Ул “Ледниковый период”ны алып баручы Алексей Ягудинны 0,28 процент тавышка узып киткән. Өченче урында - Борис Корчевников.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев