Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Андрей Малахов халыкара гауга чыгарды

Тапшыруларның берсендә кеше үлеме белән бәйле юл-транспорт фаҗигасе турында сүз барганда, Андрей Малахов Кыргызстан гражданы Исламбәк Әкбаровны гаепләгән.

Тапшыруларның берсендә кеше үлеме белән бәйле юл-транспорт фаҗигасе турында сүз барганда, Андрей Малахов Кыргызстан гражданы Исламбәк Әкбаровны гаепләгән. "Ул аңлы рәвештә Русия кешесе һәлак булуга китергән авария ясаган булырга мөмкин", дигән Малахов. Имеш, Кыргызстанда эш хаклары аз, шуңа күрә Әкбаров акчага алданып шундый гамәл кылган, янәсе.

Малаховның фаразлары Кыргызстан Чит илләр эшләре министрлыгында ризасызлык тудырган. Ул гына да түгел, Русия Илчелеге вәкилен чакыртып аңлатма бирүне таләп иткәннәр.

Шулай итеп, Малахов телевидениедә алып барган шоу халыкара шау-шу чыгарды. Авызыңны үлчәп ач, дип юкка әйтмәгән борынгылар.

 

 

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/andrey-malakhov-khalykara-gauga-chygardy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев