Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Армен Джигарханян вафат

Август уртасында Telegram-Mash каналы СССРның халык артисты, режиссер Армен Джигарханянның реанимациягә эләгүен хәбәр иткән иде

Актер йөрәк-кан тамырлары авыруы кискенләшүгә һәм шикәр чире фонында бөере авыртуга бәйле рәвештә дәваханәгә эләккән.

Артистның дусты Артур Согомонян госпитализациянең ашыгыч булмавын сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Армен Борисович планлы тикшеренү уза. Социаль челтәрләрдән актерның йөрәгенә операция ясатуы билгеле булды. Аңа кардиостимулятор куелган иде.

СССРның халык артисты реанимациягә беренче тапкыр гына эләкми. 2017 ел азагыннан аның хәле кискен начарлана. Моңа артистның элекке хатыны Виталина Цымбалюк-Романовская белән низагы сәбәпче. Күпсанлы гайбәтләр Джигарханянның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаган һәм шикәр чире кискенләшүгә китергән.

2020 елның 8 июнендә Telegram-Baza каналы артистның инсульт кичерүен хәбәр итте.

Армен Джигарханян кино һәм телефильмнарда 250дән артык роль уйнады. Аңа 85 яшь иде.

Фото: РИА Новости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус