Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Артистка Гөлфия Фәйзерахманова: «Премьераны башка көнне дә карап була, пятачокка килдем...»

Чарабыз тамашачыларыбызга ошады, аларның күбесе: «Киләсе пятачок кайчан була, киләбез», – дип киттеләр.

Кичә Җиңү һәм ял паркы гармун тавышына күмелде. Биредә «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе коллективы белән шәһәр мәдәният идарәсе оештырган «Эх, Чаллы пятачоклары»ның беренчесе узды.  Анда җыелган шәһәрдәшләребез, Чаллы кунаклары гармунчыларга кушылып рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар, уеннарда, бәйгеләрдә катнашып, кирәкле бүләкләр оттылар. Чарабыздан тамашачыларыбыз канәгать калды,  күбесе: «Киләсе пятачок кайчан була, киләбез», – дип киттеләр.

«Илгиз Закиров, Ринат  Гобәйдуллинар үзләренең җырларын башта кичке уеннарда яңгыраттылар. Шуннан танылып киттеләр. Мондый чаралар халык өчен бик кирәк. Шәһәр, КАМАЗ төзелеше елларында пятачокларга килеп яшьләр үз парларын табып гаиләләр кордылар. ЗАГСта язылышучылар бик күп булды. Ул матур гаиләләрдә акыллы, тәртипле, талантлы балалар үсте», – диде Чаллының легендар шәхесе Гөлзада Рзаева.

Пятачокта үзем дә бик күп танышларымны, язмаларымның геройларын  очраттым. «Шәһри Чаллы»да  элек бергә эшләгән хезмәттәшләрем дә килгән иде. «Газета торгынлык чорын үтте. Көннән-көн яхшыра, кызыклы язмалар күп чыга», – диде бездә журналист булып эшләп киткән Ләйсән Ханова. Казанда, институтта  параллель төркемдә укыган сабакташым Рәмзия Садыйкова да каршыма килеп чыкты. «Зябта яшәсәм дә,  килдем. Студент вакытта Казан милли мәдәни үзәге каршындагы татарча дискотекаларны искә төшердек, бик күңелле», – диде ул.

«Театрыбызда бүген премьера. Әмма мин пятачокка килдем, чөнки яңа спектакльне башка көнне дә карап була, ә мондый бәйрәмнәр кабатланмый... Бик күңелле, ихлас бәйрәм булды», – ди Татарстанның атказанган артисты Гөлфия Фәйзерахманова.

Ә без мондый чын татарча бәйрәмнәрне дәвам итәргә җыенабыз. Аның чираттагысы 9 июньдә булачак. Вакыты һәм урынын соңрак хәбәр итәрбез. Безне күзәтеп барыгыз. Пятачокның беренчесен уздыруга өлеш керткән барлык дусларыбызга рәхмәт. Бәйрәмнән репортажны газетабызның киләсе саныннан укырсыз.

Зөлфия ГАЛИМ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу мәдәният пятачоклар