Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ашагыз һәм матурланыгыз!

Сәламәт һәм гүзәл булыр өчен ниләр ашарга кирәклеген беләсезме?

Күркә ите
Иң файдалы итләрнең берсе. Анда аксым күп, шул сәбәпле күркә ите югары энергияле ризык санала. Ул фосфорга да бай. Әлеге элемент баш мие эшчәнлегенә уңай тәсир итә, сөяк тукымасы барлыкка килүдә мөһим роль уйный. Күркә ите — РР витаминнары чыганагы. Әлеге витамин целлюлит барлыкка килүгә каршы көрәшә. Иттә баш мие эшчәнлеген яхшыртучы тирозин матдәсе дә бар.

Салат яфрагы
Бик түбән калорияле ризыкларның берсе. Шул ук вакытта ул файдалы матдәләргә дә бай. Шуңа күрә салат яфрагы артык авырлыктан интегүчеләргә файдалы. Салат яфрагы аксым, шикәр, калий тозлары, тимер, фосфор, А, В1, В2, Р һәм Е витаминнарына бай. Ул авыртуны баса, тынычландыра, йокысызлыктан коткара.

Мүк җиләге
Температура күтәрелгәндә мүк җиләге морсы эчәргә кирәк. Чөнки ул температураны төшерә, сусауны баса, авыру кузгатучы бактерияләрне һәлак итә, шлаклардан арындыра.

Кәҗә сыры
Диета тотучыларга бик файдалы. Чөнки ул бик түбән калорияле ризык. Ашкайнату системасы эшчәнлегенә ярдәм итә, кальций, фосфор, В1, В2, В12, С һәм А витаминнарына бай.

Чыганак:Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев