Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әтиләре СВОда булган балалар өчен мэр чыршысы үтте - ФОТОЛАР

21 декабрьдә «Мастеровые» рус драма театрында иң якын кешеләре – әтиләре махсус хәрби операция зонасында булган балалар өчен «Царевна Дуся» дип исемләнгән спектакль күрсәттеләр.

Балаларны тәбрикләргә шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде. 

– Иң могҗизалы, көтеп алынган Яңа ел бәйрәме алдыннан махсус операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләрнең сабыйларын шушы залга җыю бик матур бәйрәмгә тиң. Биредә солдатларның тормыш иптәшләре һәм әти-әниләре дә килде. Аларга шундый батыр йөрәкле, ил өчен янып-көеп торган уллар үстергәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Без егетләребез белән чын мәгънәсендә горурланабыз. 2024 ел илебезгә тынычлык алып килсен, барчагызга да исәнлек-саулык, хыялларыгызның тормышка ашуын телим, – дип изге теләкләрен ирештерде Наил Гамбәрович.

Соңыннан балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән Кыш бабай һәм Кар кызы котлады.

Аннары шәһәрдәшләребез спектакль карадылар. Тамашадан соң һәр балага Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән тәмле күчтәнәчләр тапшырдылар. 

– Тормыш иптәшем Эльдар 2022 елның декабрь аенда контракт буенча СВОга китте. Менә шушы көннәрдә генә кыска вакытлы ялда булды. Яраланып кайткач, Чаллыда реабилитация узды, саулыгын ныгытты. Аннары кабаттан китте. Шалтыратты. Үзен Луганск өлкәсенең Сватово шәһәрендә дип әйтте. Мин исә үзебезнең хәлләрне сөйләдем. Мэр чыршысына барабыз дигәч, 5 яшьлек улыбыз Радмир өчен дә сөенде. Бала да бәйрәмне бик көтте. Аллаһка шөкер дим, ирем белән гел элемтәдә торабыз, – дип сөйләде Айгөл Шакирова.   


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев