Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Атна ахырына һава торышы үзгәрә

Республикага төньяк киңлекләрдән циклон килә.

Атна уртасында Татарстанда җылыта, әмма аннан соң температура төшә башлаячак. Бүген Татарстанның Гидрометеорология үзәге шундый фараз белән уртаклашты.

14 һәм 15 апрельдә циклон аркасында республикага төньяк киңлекләрнең салкын һавасы киләчәк. Нәтиҗәдә, көндез температура 5-10 градустан югары күтәрелмәячәк. Моннан тыш, көчле җил көтелә, ул көчәйгән вакытта тизлеге секундка 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Чаллыда исә җомга һәм шимбә көннәрендә термометр багансы 6-8 градустан югары күтәрелмәячәк. Төннәрен 0 градус булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы