КФУны кем җитәкләячәк?
Яңалыклар тасмасы

КФУны кем җитәкләячәк?

Ул югары уку йортын алга таба үстерү программасын тәкъдим итте.

Бүген, 19 апрельдә, Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгының Аттестация комиссиясе утырышы узды. Ул РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Петр Кучеренко рәислегендә онлайн-форматта булды.

Мәгариф оешмалары җитәкчесе вазифасына башка дәгъвачылар арасында бүген аттестацияне Казан федераль университеты ректоры вазифасына кандидат Ленар Сафин да узды. Бу хакта КФУның рәсми телеграм-каналы хәбәр итә.

Ул югары уку йортын алга таба үстерү программасын тәкъдим итте. Ахырдан аңа берничә сорау бирелде.

Комиссия әгъзалары нигездә булачак ректорның «Приоритет-2030» стратегик академик лидерлык дәүләт программасын гамәлгә ашыру өлешендә күзаллавы кызыксындырды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф

Нет комментариев