Һава торышы начарлану турында хәбәр итәләр
Яңалыклар тасмасы

Һава торышы начарлану турында хәбәр итәләр

Кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем фаразлана

Киләсе тәүлектә Чаллыда болытлы һава торышы көтелә. Кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем фаразлана, төнлә урыны белән көчле явым-төшем булуы ихтимал. Урыны белән бозлавык, буран. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба секундына 8-13 метр тизлектә, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы  0..-3˚. Көндез максималь һава температурасы -3..+1. Юлларда бозлавык.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев