Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Авитаминоз түгел, гиповитаминоз

Еш­рак ел­ма­е­гыз, чөн­ки ел­маю ул кә­еф­не кү­тә­рә, кан әй­лә­не­шен ях­шыр­та, бит мус­кул­ла­рын йом­шар­та, стресс­тан сак­лый.

 

 

Яз җи­тү бе­лән “ави­та­ми­ноз” сү­зен кул­ла­ныр­га яра­та­быз. Хәл­сез­лек, ару­чан­лык,  кә­еф­сез­лек, игъ­ти­бар­сыз­лык, еш баш авыр­ту, кы­зып ки­тү­чән­лек  – бо­лар­ның ба­ры­сын да шул тер­мин­га бәй­ли­без.  

Ал­су, 55 яшь:

- Ир­тән­ге як­та бө­тен эш­не җир җи­мер­теп эш­ләп атам. Берь­ю­лы бер­ни­чә­гә то­тын­сам да, алар­ны бер­сүз­сез баш­ка­рып чы­гам, ми­нем өчен бу бер­ни тү­гел. Тик кич­кә та­ба бө­тен­ләй хә­лем бе­тә, әле 9 да тул­ма­ган, ми­не ин­де йо­кы ба­са баш­лый. Элек алай тү­гел иде. Нәр­сә­гә бәй­ле соң бу? Ави­то­ми­ноз тү­гел ми­кән?

Си­ри­нә, 46 яшь:

- Эш ста­жым шак­тый зур, 25 ел. Шул ва­кыт эчен­дә ми­нем чир­ләп эш­кә бар­мый­ча кал­ган чак­ла­рым бул­ма­ды. Соң­гы өч ел­да мин һәр яз авы­рый баш­ла­дым. Үзе­мә үзем га­җәп­лә­нәм, әл­лә кар­та­ям, әл­лә яз­гы ави­та­ми­ноз­мы?

Ил­дар, 38 яшь:

- Март ба­шын­нан бир­ле мин үзем­дә хәл­сез­лек, тиз ару­чан­лык­ны си­зә баш­ла­дым. Бу хәл ави­то­ми­ноз­га бәй­ле дип уй­лыйм. Мо­ны бул­дыр­мау өчен ни­ләр эш­ләр­гә ки­рәк? Ави­то­ми­ноз бе­лән ни­чек кө­рә­шер­гә?

Бу со­рау­лар­га җа­вап алу өчен без врач-те­ра­певт Ла­ри­са Ло­се­ва­га мө­рә­җә­гать ит­тек.

- Ла­ри­са Ле­о­ни­дов­на, нәр­сә ул ави­та­ми­ноз?

- Бу оч­рак­та “ави­та­ми­ноз” тер­ми­нын кул­ла­ну дө­рес тү­гел дип са­ныйм. Чын­бар­лык­та исә ави­та­ми­ноз ул ке­ше ор­га­низ­мын­да ви­та­ми­нар­ның бө­тен­ләй бул­ма­вы һәм мо­ның ар­ка­сын­да җит­ди авы­ру­лар бар­лык­ка ки­лү ди­гән­не аң­ла­та. Ми­сал өчен, С ви­та­ми­ны­ның  җит­мә­ве цин­га авы­ру­ы­на, D ви­та­ми­ны­ның де­фи­ци­ты ба­ла­лар­да ра­хит, ә олы ке­ше­ләр­дә сө­як­ләр­нең таралуына  ки­те­рер­гә мөм­кин.

Шә­һәр ке­ше­сен­дә, га­дәт­тә, ви­та­мин­нар һәм мик­ро­э­ле­мент­лар­ның бик әз ге­нә кү­ләм­дә җит­мә­ве кү­зә­те­лә. Бу ви­та­мин­нар де­фи­ци­ты яи­сә ги­по­ви­та­ми­ноз дип ата­ла.

- Ги­по­ви­та­ми­ноз­ның бил­ге­лә­ре нин­ди?

- Ги­по­ви­та­ми­ноз күп оч­рак­та яз кө­не кү­зә­те­лә. Бу чор­да ке­ше­ләр­дә яз­гы ас­те­ния, хәл­сез­лек, ап­пе­тит бо­зы­лу, төр­ле хро­ник авы­ру­лар кө­чәю оч­рак­ла­ры кү­зә­те­лә. Шу­лай ук сал­кын тию ке­бек га­ди ге­нә чир дә озак­ка су­зы­лыр­га мөм­кин. Бу ва­кыт­та элек кул­ла­ны­ла тор­ган дә­ва­лау ысул­ла­ры бу­лыш­мый баш­лый. Ми­сал өчен, чәч ко­ел­са, без мас­ка­лар, тән ко­ры­лан­са, крем­нар кул­ла­на­быз, кә­еф кү­тә­рен­ке бул­сын өчен ир­тән ко­фе эчә­без. Бу ча­ра­лар баш­ка юлы яр­дәм ит­сә дә, ги­по­ви­та­ми­ноз ва­кы­тын­да алар­ның фай­да­сын күр­ми­без. Бу ин­де ви­та­мин­нар җит­мә­ү­не күр­сә­тә.

- Ни өчен ги­по­ви­та­ми­ноз яз кө­не бар­лык­ка ки­лә?

- Кыш – ел­ның сал­кын, озын ел фа­сы­лы. Бу ва­кыт­та як­ты көн­нәр­не әз кү­рә­без, хә­рә­кәт­лә­нү ки­ми, күп оч­рак­та без эш­тә яки өй­дә бу­ла­быз. Без­нең кыш­кы ашау да бер­төр­ле бит, күб­рәк ра­фи­над­лы, май­лы ри­зык­лар кул­ла­на­быз. Аша­ган яшел­чә­ләр­нең дә ви­та­мин­на­ры бет­кән бу­ла. Шу­ңа кү­рә кыш­тан соң ор­га­низм тал­чы­га, хәл­сез­лә­нә.

 

- Про­фи­лак­ти­ка өчен ни­ләр эш­ләр­гә ки­ңәш итә­сез?

- Син­те­тик ви­та­мин­нар­ны та­биб ки­ңә­ше бу­ен­ча гы­на кул­ла­ныр­га ки­рәк. Тик алар ри­зык­та бул­ган ви­та­мин­нар­ны бер­ни­чек тә алыш­ты­ра ал­мый­лар. Иң бе­рен­че чи­рат­та  ашау ра­ци­о­ның­ны үз­гәр­тер­гә-төр­лән­де­рер­гә ки­рәк. Ми­сал өчен, яшел су­ган­ны, са­лат яф­рак­ла­рын өй­дә дә үс­те­реп бу­ла. Яр­ма­лар­га кил­гән­дә алар ту­лы бөр­тек­ле бу­лыр­га ти­еш, ипи­ләр­не көр­пә­ле бул­га­нын алыр­га ки­ңәш итәм. Ит, май­лы ба­лык, ба­выр, ка­ра­бо­дай яр­ма­сы, ку­зак­лы­лар В ви­та­ми­ны­на бай. Цит­рус­лы­лар, ка­ра кар­лы­ган, гөл­җи­меш, ки­ви­да С ви­та­ми­ны күп. D ви­та­ми­ны диң­гез ри­зык­ла­рын­да, со­лы яр­ма­сын­да, ат­лан­май­да, эрем­чек­тә шак­тый. Йо­мыр­ка­ның са­ры­сын­да Е һәм А ви­та­мин­на­ры бар. Гөл­җи­меш тө­нәт­мә­сен, ки­шер, чө­ген­дер, сель­де­рей сок­ла­рын эчү бик фай­да­лы. Туң­ды­рыл­ган җи­ләк­ләр ашар­га ки­рәк, алар үз фай­да­лы мат­дә­лә­рен югалт­мый­лар.

 

- Ги­по­ви­та­ми­ноз­га күб­рәк кем­нәр би­ре­шә?

- Хро­ник авы­ру­лы ке­ше­ләр­дә ви­та­мин­нар де­фи­ци­ты еш­рак оч­рый. Яшь бу­ен­ча ка­ра­саң, олы яшь­тә­ге ке­ше­ләр дә. Ми­сал өчен, D ви­та­ми­нын алар­га күб­рәк кул­ла­ныр­га ки­рәк, әгәр ашам­лык­лар бе­лән ге­нә бу төр ви­та­мин җит­ми икән, та­биб­лар аны син­те­тик ви­та­мин бу­ла­рак эчәр­гә ки­ңәш итә­ләр.

- Ни өчен ги­по­ви­та­ми­ноз­ны ва­кы­тын­да дә­ва­лау мө­һим?

- Ви­та­мин­нар де­фи­ци­ты күп ке­нә ор­ган­нар эш­чән­ле­ген бо­зу­га ки­те­рер­гә мөм­кин. Ми­сал өчен, ор­га­низм­да В төр­ке­ме ви­та­мин­на­ры җит­мәү аш­ка­за­ны-эчәк трак­ты­ның хро­ник кис­кен­лә­шү­е­нә һәм гас­т­рит­ка ки­те­рә.  С, Е, В12, РР ви­та­мин­на­ры­на кыт­лык еш кы­на баш авыр­туы, шу­лай ук кан әй­лә­не­ше, ане­ми­я­гә бәй­ле проб­ле­ма­лар ки­те­реп чы­га­рыр­га мөм­кин. Брон­хит яки аст­ма бил­ге­лә­ре еш кы­на В12, В6, В1 һәм С ви­та­мин­на­ры җи­тәр­лек бул­ма­ган ке­ше­ләр­дә оч­рый, ә сө­як­ләр­нең та­ра­луы һәм деп­рес­сия D ви­та­ми­ны җит­мәү һәм ор­га­низм­да­гы каль­ций кыт­лы­гы бе­лән бәй­ле.

- Ги­по­ви­та­ми­ноз­ны бул­дыр­мау өчен нин­ди ки­ңәш­ләр би­рә­сез?

- Бе­рен­че чи­рат­та, әл­бәт­тә, сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше алып ба­рыр­га, күб­рәк саф һа­ва­да йө­рер­гә, хә­рә­кәт­лә­нер­гә, дө­рес тук­ла­ныр­га ки­рәк. Тор­мыш­та оп­ти­мист бу­лыр­га, үз-үзе­ңә ыша­ныр­га ки­рәк. Еш­рак ел­ма­е­гыз, чөн­ки ел­маю ул кә­еф­не кү­тә­рә, баш мие кан әй­лә­не­шен ях­шыр­та, бит мус­кул­ла­рын йом­шар­та, стресс­тан сак­лый.

 

ИСЕ­ГЕЗ­ДӘ ТО­ТЫ­ГЫЗ!!!! 

Ор­га­низм­да ви­та­мин­нар ар­тык күп бу­лу да кур­кы­ныч, чөн­ки аның фо­нын­да фи­зи­о­ло­гик про­цесс­лар бо­зы­ла. Шу­ңа кү­рә алар­ны та­биб ки­ңә­ше бе­лән ге­нә кул­ла­ну бик мө­һим.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев