Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Автокаланың яшь эшмәкәре-2020"

Яр Чаллыда "Автокаланың яшь эшмәкәре-2020" конкурсында җиңүчене билгеләделәр

Яр Чаллыда "Автокаланың яшь эшмәкәре – 2020" шәһәр конкурсының финалы узды. KamaRooms отелендә жюри хөкеменә үз бизнес-проектларын 15 чаллылы тәкъдим итте. Традиция буенча җиңү өчен 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшь һәм гамәлдәге эшмәкәрләр көч сынашты. Быел финалга чыгучылар арасында «На стиле» онлайн-кибете проектын тәкъдим итүче 16 яшьлек Адилә Мәхмүтова да бар иде.

 

Катнашучыларны Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев сәламләде. "Бүген юбилей, 10 нчы бәйге. Бу конкурсның, катлаулы чор булуга карамастан, безнең динамик үсүче шәһәр өчен кирәклеге күрсәткече. Безнең Яр Чаллы шәһәре үзенчәлекле характерда. Биредә бизнесны оештыру өлешендә аерым фикерләүче кешеләр яши. Бу шәһәр тарихы белән бәйле, чөнки максатчан, көчле холыклы кешеләр генә Бөтенроссия төзелешенә килә ала", - дип билгеләде мэр.

 

Выступления конкурсантов оценивали заместитель руководителя Исполнительно комитета Наталия Кропотова, генеральный директор Торгово-промышленной палаты города Фарид Башаров, депутат Городского совета Руслан Нигматуллин, гендиректор ЗАО «ТАТПРОФ» Евгений Рачков, управляющая операционного офиса «Набережные Челны «Альфа банк» Диляра Дрокова, директор операционного офиса «ВТБ» в Набережных Челнах и Председатель комитета по финансам ТПП Ирина Фришко, заместитель директора МЦ«Заман» Лилия Шамкина.

 

 

 

 

Конкурс нәтиҗәләре буенча, «Автокаланың яшь эшмәкәре» исеменә Сергей Сарапулов лаек булды, ул инновацион 3D-принтерлар җитештерү проектын тәкъдим итте.

 

 

«Уңышлы старт» номинациясендә Лилия Васильева (Pit СТОп автосервисы) җиңү яулады.

 

 

«Ел ачышы» номинациясендә Оксана Самарцева балалар һәм яшүсмерләр өчен бизнес-мәктәп проекты белән җиңеп чыкты.

 

 

«Иң яхшы бизнес-идея» номинациясендә Валерия Зевалева (Kessak интернет-кибете) бүләкләнде.

 

 

«Социаль эшмәкәрлек» номинациясендә иң яхшысы дип Вероника Красильникованың «Буль-Буль» нәниләр йөзү үзәге проекты танылды.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мэр