Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автозавод районында Россия флагы көнен билгеләп үттеләр

Автозавод районында Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү уңаеннан тематик чаралар оештырылды.

«КАМАЗ» мәдәният сарае мәйданында яшәүчеләрне һәм шәһәр кунакларын «Чаллы Топ-13» шәһәр иҗат проекты артистлары һәм финалистларының концерт программасы сөендерде. Барлык теләүчеләр өчен фотозона һәм РФ флагының төсле гаммасында "Тере традиция" декоратив-гамәли сәнгать үзәге белгечләре тарафыннан брошкалар ясау буенча мастер-класс оештырылды.


Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае территориясендә «Язгы җил» дип исемләнгән концерт-ял итү мәйданчыгы эшләде. Монда җыелганнарга мини-викторина оештырылды һәм «Безгә кунакка барлык флаглар килде» дип исемләнгән мастер-класслар узды. Монда балалар күп кенә яңалыклар белделәр һәм кул эшләнмәләре ясый алдылар.

Җиңү паркында исә “Заман” һәм “Орион” яшьләр үзәкләре оештырган махсус акцияләр узды. Яшьләр үзәкләре белгечләре Россия флагын символлаштыручы триколор тасмаларын чаллылыларга өләште.

Социаль челтәрләрдә 2нче балалар сәнгать мәктәбе һәм 3нче балалар музыка мәктәбе укучылары мәгълүмати ролик һәм Россия Федерациясе дәүләт флагы турындагы бюллетень урнаштырдылар.

Фотолар: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм