Авылларга югары тизлекле мобиль интернет кертелчәк
Яңалыклар тасмасы

Авылларга югары тизлекле мобиль интернет кертелчәк

Быел Татарстанда 79 авылында югары тизлекле мобиль интернет барлыкка киләчәк.

Яңа станцияләр «Цифрлы тигезсезлекне юкка чыгару» программасы нигезендә урнаштырыла. Бу авылларда 100 дән 500 гә кадәр кеше яши. 
Программа ярдәмендә авыл халкы  телемедицина, дәүләт хезмәтләреннән, банк кушымталары һәм теләсә кайсы цифрлы сервистан файдалана алачак.
Интернетка тоташтыру эшләре «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты нигезендә башкарыла.
2025 елда әлеге программа буенча 42 районда 33 меңнән артык кеше югары тизлекле интернеттан файдалану мөмкинлеге алган.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


интернет

Нет комментариев