Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аяклар шешенсә, нишләргә?

Кичкә таба аяклары шешенүгә зарланучылар бармы арагызда, дуслар? Булса, түбәндәге киңәш сезнең игътибарга.

Аяклар шешенүнең иң киң таралган сәбәбе — артык авырлык, ди белгечләр. Уртача 26 процент очракта моңа кан тамырларының варикозлы киңәюе этәргеч була.

Бөер, йөрәк эшчәнлегендәге тайпылышлар, инфекцияле авырулар да аяк шешенүгә китерә ала. Аяк, оча сөягенә элек ясалган операцияләр дә хәлне катлауландырырга мөмкин. Көнозыны аяк өстендә эшләргә мәҗбүр булучылар, транспортта йөрүчеләр моңа еш зарлана.

Аяклар шешенгәндә аларны күкрәк читлегеннән өскәрәк күтәреп ятарга кирәк. Моның өчен махсус мендәр булдырыгыз. Көн саен ашыкмыйча гына җәяү йөреп кайту, тозны азрак куллану да хәлне җиңеләйтергә ярдәм итә.

Компрессион оек кию, аякларны махсус бинт белән чорнауның файдасы тия. Әлеге җәфаны кисәтергә теләүчеләргә артык авырлыктан котылу зарур. Уңайлы аяк киеме кию дә шешенүләрне булдырмый, дип яза "Ирек мәйданы" гәзите.

Чыганак:Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев