Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Айдар Гарифуллин Түбән Кама Мәгариф идарәсе башлыгы итеп билгеләнде

Рамил Муллин яңа җитәкченең Түбән Кама алдында торган барлык бурычларны хәл итә алачагына ышануын белдерде.

Айдар Гарифуллин Түбән Кама районы Мәгариф идарәсе башлыгы итеп билгеләнде.
Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
Гарифуллин — белеме буенча педагог, ике югары белемгә ия, моңарчы Чаллыда Татарстандагы иң яхшы белем йортларыннан саналган Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясе директоры булып эшләгән. «Наил Гамбәр улына (Чаллы мэры Наил Мәһдиев) күрсәткән ярдәме һәм Айдар Хәкимҗан улын безгә җибәргәне өчен рәхмәт әйтәсе килә», — дип искәртте район башлыгы.
Рамил Муллин яңа җитәкченең Түбән Кама алдында торган барлык бурычларны хәл итә алачагына ышануын белдерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: билгеләнү