Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Айдар Ракипов Резидә Шәрәфиевага тәкъдим ясаган!

Татар эстрадасының талантлы җырчысы Айдар Ракипов Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева белән дуэт яздырган. Җырның исеме дә үзенчәлекле - “Современный әбиләр” дип атала.

 

“Резидә апаның тавышын бик яратам, күптәннән сокланып тыңлыйм. Ул гадилеге белән үзенә җәлеп итә. Аның янәшәсендә басып торуы да, аралашуы да рәхәт. Беркөнне уйладым да, бергә дуэт җырларга тәкъдим иттем, җырны җибәрдем. Аның авторлары - Айгөл Вәлиуллина, Җәмил Мингалиев, Илдус Дәүләнов. Резидә апа теләп ризалашты. Бик матур дуэт килеп чыкты. Иң мөһиме – тавышларыбыз туры килә. Дуэтта моның әһәмияте бик зур”, - дип сөйләде Айдар Ракипов.

Җырчыдан пандемия чорында артистларның концерт куеп йөрүе турында фикерен сорадык. “Кеше концертта гына түгел, кибеттә дә, метрода да чир йоктыра ала. Аннан соң өйдә куркып ятып та, вирус эләктергән кешеләрне беләм. Шуңа күрә биредә кемнедер гаепләргә кирәкми”, - ди Айдар.

Айдар Ракипов исә әлегә концертлар куймавын әйтте. “Артистлар өчен дә бик кыен вакытлар. Башкортстанда билгеләнгән кайбер концертларыма билетларның күп өлеше сатылган иде. Тик Мәдәният йортлары ябылу сәбәпле, концертларым булмый калды. Әмма тамашачымның күбесе көтә, билетларны кире кайтармый”, - ди Айдар Ракипов. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru

Фото:ачык чыганаклардан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев