Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бакчада мунча янган

Якшәмбе көнне «Восход-1» бакчачылык ширкәтендә янгын чыга. Хуҗаның мунчасы тулысынча янып бетә. Бәхеткә, кешеләргә зыян килмәгән. Күршесе Вера Евграфова әйтүенчә, бу участокның хуҗасы 75 яшьләр тирәсендәге Вася абый.

– Быелгы җәйне ул күренмәде дә, чөнки аңа яз көне инсульт булган иде. Без аның белән яхшы аралашабыз, ул биредә күптән бакча тота, – ди Вера Васильевна. 
Ул көнне кем килеп мунча якканы әлегә билгесез. Янгын мунчадан чыккан, аннан соң җиңел машинага һәм күршеләрнең корылмаларына күчә. Аларга шактый гына зыян килгән.
Янгын сүндерүчеләр фаразлавы буенча, ут мунчада төтен чыга торган торбаның стеналарга якын урнашуыннан килеп чыккан.
Тукай муниципаль районы бакчачылар ассоциациясе җитәкчесе Дмитрий Волков әйтүенчә, көз көне бакча ширкәтләрендә янгыннар еш була. 
– Көзен көннәр суыта, бакча хуҗалары үз өйләрен төрле ысуллар белән җылыталар. Гадәттә, бу электр җылыткычлар, мунча пичләре. Кешеләр берьюлы берничә приборларны кабыза. Бакчачылык ширкәтләрендә чыбыклар иске, алар ГОСТ стандартларына туры килми. Нәтиҗәдә бакча йортының электр чыбыгы чыдамый, эри башлый, мич җиһазлары кыза. Болар барысы да янгын чыгуга сәбәп булып тора, – ди Дмитрий Николаевич.
Алар кешеләрне янгыннан саклау өчен һәрвакыт рейдлар үткәрәләр, ут белән сак эш итү турында белешмәләр бирәләр. «Без кулыбыздан килгәннең барысын да эшлибез, бакча хуҗаларын гел кисәтеп торабыз, тик кызганыч, кешеләр моңа җитди карамыйлар», – ди Дмитрий Волков.   
– Әлеге бәхетсезлек барыбыз өчен дә ачык мисал, – ди Вера Евграфова. – Мунчаларга яшьләр киләләр, алар ныгытып ягалар да карап бетермичә китәләр. Бу бик куркыныч хәл. Сак булырга кирәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару

2
X