Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бал алганда алданмас өчен нәрсәгә игътибар итәргә?

14 августта Россиядә Бал спасы билгеләп үтелә.

Бал спасына бал җитешә дип санала һәм бөтен ил буенча умартачылар беренче уңышны җыя башлыйлар, күп җирләрдә бал ярминкәләре уздырыла.
Бал сатып алганда ничек ялгышмаска соң? Бу хакта «Челнинские известия» басмасы яза.
Иң беренче, балга су кушылмаганмы икәнен тикшереп карарга кирәк. Әгәр дә аны калакка алып, киредән банкага агызсак, өстендә таучык хасил була. Ә чын бал исә сузылып агып төшәргә тиеш, барлыкка килгән сырларга тигезләнсен өчен күпмедер вакыт кирәк булачак.
Шулай ук балның авырлыгына игътибар итәргә. Кило ярым чын бал бер литрлы банкага сыеп бетә. Ә  су кушылганының бер килосы күбрәк урын ала һәм савытка салганда ул тиз өзек-өзек булып агып төшә, чәчри.
Кайбер намуссыз сатучылар судан кала, авырлыгын арттыру өчен он да куша. Бу очракта банка төбендә тонык аксыл утырма барлыкка килә.
Икенчедән, чын балның исе аермачык сизелеп тора. Әгәр дә бал кортларына ком шикәре сиропы биргән яки аны кушкан булсалар, балның исе азрак булачак.
Өченчедән, балны тотып карарга һәм тәмен татырга кирәк. Чын бал тамак төбен әз генә «кыздырып» тора, тәнгә сылагач яхшы сеңә, ә ялган бал тиредә шикәр төерләре калдыра.
Бал сайлаганда исегездә тотыгыз: рапс балы — август аенда каты килеш сатылучы сирәк балларның берсе. Ә башка күпчелек сортлар җәйге уңышны җыйганнан соң, күпмедер вакыт сироп рәвешендә кала.

 

http://maydan.tatar/bal-alganda-aldanmas-ochen-nersege-igtibar-iterge/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев