Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие күләме арта

Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 2023 елда 23011 сумга җитәчәк.

Аны, кереме нинди булуына карамастан, барлык гаиләләр дә алачак. Биредә мохтаҗлык исәпкә алынмый. Башка түләүләр дә арта. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәренә караганда, яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособиенең максималь күләме аена 33281 сумга (31282 сум булган) җитәчәк. Минималь күләме – 7677 сумнан 8629 сумга кадәр артачак. «Больничный»ның иң зур күләме – аена 83204 сум, декрет акчасының иң күп күләме – 383179 сум (бер айга – 83204 сум) тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә https://vatantat.ru.

2023 елда Социаль фонд бюджетыннан вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләүгә барлыгы 445 миллиард сум бирү күздә тотыла. Исегезгә төшерәбез: киләсе елда ана капиталы беренче балага – 589,5 сум, икенчесенә 779 мең сум булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие

2
X