Чаллыда балалар катнашында өч авария теркәлде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда балалар катнашында өч авария теркәлде

Кичә, 30 август көнне балалар катнашында өч авария теркәлде.

Портовая урамында Лада Гранта автомобиле самокатта юлны аркылы чыгучы 14 яшьлек баланы, 65/35 йорты ишегалдында Фольскваген Туарег автомобиле 9 яшьлек җәяүлене, Һади Такташ урамында Фольксваген Туарег автомобиле велосипедта баручы 8 яшьлек баланы бәрдерә.
Балаларның барысы да хастаханәгә озатылган, табиблар караганнан соң, кайтарып җибәрелгән.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


машина авария дтп

Нет комментариев