Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балаларга бәдрәф юдыртканнар

Балалар мондый хәл булды ди, хезмәткәрләр исә баш тарта

Томск шәһәренең прокуратурасы шәһәрнең бер балалар бакчасында, идән һәм бәдрәф юарга мәҗбүр итеп, балаларны җәзага тарттырганнар, дигән мәгълүматны тикшерәчәк.

Өлкә прокуратурасы хәбәр иткәнчә, урындагы социаль челтәрләрдә һәм мәгълүмат чараларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе гамәлләренә карата шикаятьләр таралган.

Балалар бакчасында мәгариф турындагы законнарның үтәлешен тикшерәчәкләр, прокуратура балалар хокукларын һәм учреждение хезмәткәрләренең бурычларын үтәүгә хокукый бәя бирәчәк. Закон бозулар расланган очракта, җинаять эше ачылачак.

Әлеге вакытта бирегә йөрүче 11 бала мондый хәлнең чыннан да булганын белдергән. Хезмәткәрләр моңардан баш тарта.

Чыганак:Кызыл Таң

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев