Баласына 2,5 млн сум бурычы җыелган
Яңалыклар тасмасы

Баласына 2,5 млн сум бурычы җыелган

Чаллыда яшәүче хатын-кыз үз баласына алимент түләмәгән өчен җаваплылыкка тартылган.

Аның бурычы 2,5 млн сумнан арткан.
Хатын-кыз озак вакыт суд карарын үтәмәгән, приставлардан качып йөргән. 2026 елның июлендә аны арендадагы фатирда тапканнар һәм аңлатма бирү өчен бүлеккә китергәннәр.
Суд хатын-кызга 100 сәгать мәҗбүри эш һәм штраф билгеләгән. Шулай ук аңа алимент буенча зур бурычын түләргә туры киләчәк.
 


алимент Чаллы суды

Нет комментариев