Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балкон һәм козырекларны реконструкцияләү бара

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев атна саен үткәрелә торган матбугат конференциясендә күпфатирлы торак йортта балкон һәм козырекларны реконструкцияләү тәртибе турында сөйләде.

Реконструкцияләүгә рөхсәт сорап, чаллылылар шәһәрнең архитектура, шәһәр төзелешен һәм торакны үстерү идарәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Мәсәлән, балкон төзү өчен йорттагы барлык биналарның милекчеләренең ризалыгын алырга кирәк.
«Беренче каттагы балконны көйләгәндә, бүлмә мәйданы арта, шуңа бәйле рәвештә гомумйорт кирәк-яракларына, аерым алганда, җылылык белән тәэмин итүгә йөкләнеш арта. Бу ситуациядә мәйдан арта, йорт җылылык өчен күбрәк түли башлый, шуңа күрә йортта яшәүчеләрнең фикерен сорарга кирәк.
Козырекларга бәйле вәзгыять балконнарга караганда да катлаулырак, чөнки козыректа кар җыелганда куркыныч хәл килеп чыга. Бу кар балаларга, өлкәннәргә, йорт хайваннарына килеп төшергә мөмкин. Бу очракта хокук саклау органнары, торак инспекциясе, идарәче компания тикшерү үткәрә. Бу очракка бик игътибар белән карарга, мөстәкыйль рәвештә бернинди дә көйләүләр ясамаска һәм рөхсәтсез балконнар төземәскә киңәш итәр идем», - дип аңлатты Илья Зуев.
Тиешле рөхсәтсез законсыз конструкцияләрне сүтү таләп ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле дүшәмбе