Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Банктан 100 мең сум акча урлаганнар

Пистолетка ошаган предмет белән егет кассирдан акча таләп иткән

Дүшәмбе иртән Татарстанда билгесез кеше банк бүлеген талаган. Җинаятьче хат һәм «пистолетка охшаган предмет»файдаланып, 110 мең сум акча алып чыга.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, кара куртка һәм бүрек кигән ир-ат битлектә Банк бинасына керә. Ул чиратны көтеп ала һәм кассирга акчаны тапшыру таләбе белән хат тапшыра. Тик тегесе җинаятьчегә ышанмый.

«Шул ук вакытта егет ышанычлы, тыныч тавыш белән кассир тормышы янауларын әйтеп, пистолетка охшаган предметны күрсәтеп, кассадан бөтен сумманы тапшыруны таләп итә», — дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте.

Шуннан соң кассир каракка акча биргән.

РФ ҖК 162нче маддәсенең 2нче өлеше буенча «корал яки корал сыйфатында кулланыла торган әйберләрне кулланып талау»эше кузгатылган. Прокуратура тикшерүне контрольгә алды.

Чыганак: Реальное время

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев