Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Баш автоинспектор чит ил гражданнарын эшкә алмаска кушты

«Бу хокукларны чикләү түгел», - диде ул.

Юл хәрәкәте иминлеге куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышында Чаллының баш дәүләт автоинспекторы Радий Кадиков кадрлар кытлыгы булса да, пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүче предприятие җитәкчеләренә мигрантларны эшкә алмаска кушты. 

Аның әйтүенчә, эре шәһәрләрдә булган авыр юл-транспорт һәлакәте ясаучыларны күбесе мигрантлар. «Кадрлар кытлыгы бөтен җирдә бар. Шулай да  телне, менталитетны, шәһәрне,  юл йөрү кагыйдәләрен белмәгән кешеләрне эшәкә алмагыз. Бу хокукларны чикләү түгел. Әнә төзелештә, заводларда эшләсеннәр. Әмма уннарча пассажир утырган автобус руле артына аларны утыртырга ярамый. Алар бүген монда, иртәгә чит илдә булырга мөмкин. Берәр хәл килеп чыкса, аларны табу да авыр», – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: даи кагыйдә юл транспорт билге гаи