Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Башкорт балына дегет тамызганнар

Соңгы арада интернет челтәрендә Башкортстан балының сыйфаты начар дигән хәбәр таралды.

Исегезгә төшерәбез, 25 октябрьдә Красноярск краеның стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге белгечләре шәһәрнең ярминкә һәм сәүдә үзәкләреннән Русиянең сигез төбәгеннән китерелгән бал продукциясен дегустация өчен алганнар. Алар әйтүенчә, 15 төр татлы продукция арасында Башкортстан умартачылык һәм апитерапия буенча гыйльми-тикшеренү үзәгенең балы да булган һәм ул иң начарларның берсе дип табылган.

Республика башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров Үзәк җитәкчесе Әмир Ишемгуловка бу хәлгә аңлатма бирергә кушты. “Әлеге факт буенча Арбитраж судка мөрәҗәгать иттек! – диде Әмир Ишемгулов. – Чөнки без Красноярскига бал озатмыйбыз! Алар моны махсус эшләгән дип уйлыйбыз: беренче ике урынны Красноярск балына биргәннәр, өченчесен – Алтайныкына, ә безнекенә – 13нче урын. Мондый ачулы сәясәт 2021 елда Уфада “Апимондия” конгрессы үтүгә бәйле дип исәплим. Калганнар аны үзләрендә үткәрергә тели. Әмма без балыбызның югары сыйфатлы икәнлеген яклаячакбыз”.

Дәлил итеп ул Алтай краенда җитештерелгән башкорт балы дип язылган ялган продукцияне күрсәтте.

Әйткәндәй, республика балына бәйле күңелсез хәбәрләр моңа кадәр дә ишетелгәләде. Ел башында Германиядә Башкортстаннан килгән 600 килограмм балны юкка чыгарулары турында яздылар. Имеш тә безнең балның сыйфаты Европа таләпләренә туры килмәгән. Чөнки Европа илләрендәге лабораторияләр безнең балның составында тыелган матдәләр, башлыча антибиотиклар барлыгын ачыклаган.

Радий Хәбиров республика авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахмановка Башкортстан балының данын яклау системасын төзергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев