Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бай бит ул,горур бит ул! (Татар теле турында кызыклы фактлар)

Татар телебезнең яңгыравык аһәңе ерак-еракларга сузылган, даны барлык илләргә дә таралаган. Тарихы ифрат бай. Моңа ачык дәлил булып татар теле турында мәгълум булган берничә кызыклы факт: 1.Япон телендә шундый әйтем бар: «татарча атлау» яки «татар адымы». Ул ниндидер бик мөһим эш яки тәвәккәллек турында сөйләгәндә кулланыла. 2. 1927нче елга кадәр...

Татар телебезнең яңгыравык аһәңе ерак-еракларга сузылган, даны барлык илләргә дә таралаган. Тарихы ифрат бай. Моңа ачык дәлил булып татар теле турында мәгълум булган берничә кызыклы факт:

1.Япон телендә шундый әйтем бар: «татарча атлау» яки «татар адымы». Ул ниндидер бик мөһим эш яки тәвәккәллек турында сөйләгәндә кулланыла.

2. 1927нче елга кадәр татар язуы гарәп графикасына нигезләнә, 1927 елдан 1939нчы елга кадәр латин графикасы нигезендә үсә, ә 1939нчы елдан хәзергә кадәр - кириллица графикасы кулланыла...

3. XIX гасырга кадәр татар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы кулъязма хәлендә генә яши, ләкин бу аңа киң таралырга һәм танылырга комачаулык итми. Әйтик, мәсәлән, озак еллар буена бу әсәр язылган китап кияүгә чыгучы татар кызларының күбесенең бирнәсендә була торган мәҗбүри әйбер булып саналган.

4. Нәфис гимнастика буенча Европаның беренче чемпионы булып, 1978нче елда, татар кызы-Галия Шөгерова кала.

5. 1612нче елда немец шәһәре Лейпциг типографиясендә татар телендә беренче китап басылып чыга

6. Бокс буенча Россиянең беренче чемпионы булып, 1915нче елда, татар боксеры - «Кара малай» кушаматлы Нурмөхәммәт Алимов кала.

7. Япониядә самурай кылычларын әлегә кадәр Tatara технологиясе буенча коелган корычтан эшлиләр; ул технологияне якынча VII гасырда кояш чыгышы иленә татарлар алып килгән була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев