Бәбиләр ярышты
Яңалыклар тасмасы

Бәбиләр ярышты

Чаллыда балалалар бакчаларына йөрүче нәниләр өчен бәби скиллс ярышлары үтте. Малайлар һәм кызлар «Яшь тәрбиячеләр», «Кондитер эше» номинацияләрендә үзләрен сынадылар.

Балалар барлыгы 11 һөнәр иясе, шул исәптән программист, дизайнер булып караячаклар.«Бу яршыларда кемнең җиңүе әһәмиятле түегл. Иң мөһиме алар: кечкенәдән хезмәтнең нәрсә икәнен аңлап үсәләр. Бу аларга киләчәктә һөнәр сайларга да ярдәм итәр», – ди башкарма комитетның җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе хезмәткәре Татьяна Колесникова.

фото шәһәр сайтыннан алынды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев