Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

БДИдан 100 балл җыючыларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Нинди бүләкләр тапшырдылар?

Чаллының 5 укучысы бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып, ике фәннән дә 100әр балл җыйды. Алар - Камил Сабиров (1нче мәктәп, математика һәм информатика); Вадим Әхмәтвәлиев (36нчы гимназия, математика һәм инглиз теле); Алла Богатова (77нче гимназия, русс теле һәм әдәбият); Камил Хәлимуллин (78нче лицей,  математика һәм физика);️ Самат Хәбибуллин (79нчы лицей,  математика һәм физика).

 64 Чаллы укучысы бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйды.  Уку алдынгыларын шәһәр мэры наил Мәһдиев та котлады, 100 балл җыючыларга 10 мең, 200 балл җыючыларга 20 мең сумлык сертификатлар тапшырды. Акчалата бүләкләргә балаларны әзерләгән укытучылар һәм мәктәп директорлары да ия булды.

“Безнең балалар, аларның әти-әниләре, укытучылар бу сәхнәдә басып торыр өчен барысын да эшләде. Кызлар һәм егетләр зур нәтиҗәләр күрсәтте. Әмма югары нәтиҗәләрдә иң зур өлеш – укучыларныкы. Аларның укырга теләге булмаса, бер укытучы да, әти-әни дә аны уңышка ирештерә алмый”, диде Наил Мәһдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев