Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БДИны бетерерләрме?

«Без «тестлар»да уйлый белми торган балалар үстерәбез», - ди кайбер депутатлар.

"Мәгариф министрлыгына БДИны бетерү мәсьәләсен йөкләргә кирәк!" Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хамзаев вице-премьер Татьяна Голиковага шундый мөрәҗәгать белән чыкты. Чиновник сүзләренчә,  "Көнбатыш калькасы" булган БДИ Россиягә туры килмәвен аңлатучы тәҗрибә буларак кына файдалы.

"Һәр тармакта креатив карашлы, фикерле, кыю идеяләр һәм карарларга сәләтләре булган шәхесләр урынына без "тестлар"да уйлый белми торган балалар үстерәбез", - дигән депутат. 

Дәүләт Думасының түбәнге палатасы вице-спикеры Петр Толстой белдерүенчә, БДИны бетерү мөмкинлеге өйрәнелә һәм өйрәнеләчәк. Парламентарий БДИны бетерү ихтималын Владимир Путинның традицион белем бирү системасына кайту турындагы сүзләре белән бәйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф