Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәдрәф кәгазе артыннан килгәндә бала тапкан

АКШның Миссури штаты Спрингфилд шәһәрендә йөкле ханым супермаркетта бала тапкан. Бу хакта New York Post яза.

Йөкле сатып алучы ханым бәдрәф кәгазе бүлегенә ажиотаж вакытында килеп баса һәм аның суы китә. Шул чакта кибеттә булган шәфкать туташы белән янгын сүндерүчеләр ханымга бәбиен табарга булыша. Ә супермаркетның менеджеры Джессика Хинкл, сабый белән ананы кеше карашларыннан яклар өчен, простыня тарттырып куя.

45 минуттан ашыгыч ярдәм килеп, сабый белән ананы бәби тудыру йортына алып китә. Кибеттәге калган сатып алучылар аларны озатып кала. Икенче көнне кибет менеджеры шалтыратып на белән сабыйның хәлен белешә. Аларның бар да яхшы, ди.

 

Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: Lenta.ru
Фото: clearbody.org / 11.rodina.news
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина

2
X