Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бөек Ватан сугышы ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Владимирович Курков 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Александр Владимирович Ульяновск өлкәсенең Хохловка авылында туа. Сугыш елларында туган авылында эшли. 1960 елда гаиләсе белән Самара шәһәренә күчеп китә, анда Нефть эшкәртү заводында балта остасы булып эшли. 1970 елдан лаеклы ялга чыкканчы Самара аяк киемнәре фабрикасында эшли. Чаллыда 2006 елдан бирле яши. Александр Владимирович өч бала тәрбияләп үстергән, аның тугыз оныгы һәм 13 оныкчыгы бар.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
Ветеранга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар һәм бүләкләр тапшырылды. Ветеранны шулай ук Үзәк районы хакимияте һәм «Паритет» идарәче компаниясе вәкилләре дә котлады.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилярлар