Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Белеп торыгыз, коронавирусның иң беренче билгесе

Галимнәр моны инфекциянең иң элек йоткылык өстенең лайласыман тышчасына “һөҗүм итүе” белән аңлата.

Коронавирус йоктыручыларның 80 проценты ис һәм тәм тоюның юкка чыгуын әйтә. Галимнәр моны инфекциянең иң элек йоткылык өстенең лайласыман тышчасына “һөҗүм итүе” белән аңлата. Тәгаенләп әйтсәк, вирус йоткылык өстендә сулыш органнарын вируслардан саклаучы лайла бүлеп чыгара торган бокалсыман күзәнәкләргә “суга”. Барселона университеты тикшеренүчеләре фикеренчә, вирустан зыян күргән бокалсыман күзәнәкләр ис сизүгә җавап бирүче матдәләргә (одорант молекулаларына) кирәкле лайла бүлеп чыгарудан туктый. Шуңа күрә кеше ис тоймый башлый.

Тикшеренү барышында COVID-19 инфекциясен йоктыручыларның 70 проценты чамасы чир әле башланып кына килгән мәлдә борын эченең әнә шулай бик нык кибүен белдергән. Бу хәл уртача 12 көн барган, шуннан соң инде ис-тәм сизү югалган.

Галимнәр фикеренчә, бу мәгълүматлар чирне “яралгысында” ук ачыклау мөмкинлеге бирә (бигрәк тә җиңелчә формада яки симптомнарсыз авыручыларда).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус