Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бер бала алюминий флягага кереп, кысылып калган.

Бу хәл Башкортстанда була.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә, 8 яшьлек бала күкрәктән 50 литрлы алюминий флягага кергән. Кыз, анда бөтен гәүдәсе белән кереп качарга тырышкан булган.

Әти-әнисе баланы тартып чыгара алмагач, ашыгыч хезмәтләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Баланы куркытмас өчен коткаручылар баштан ук инструментлар кулланмыйча, көнбагыш мае ярдәмендә кызны тартып чыгарырга карар кылган. Алар фляганың стеналарын эчтән майлаган.

"Борынгы бабайлар ысулы" кызны "читлектән" шактый тиз һәм җиңел генә тартып алырга мөмкинлек биргән. Баланы шунда ук әти-әнисенеә тапшырганнар.

Фото:avito.ru

 

Автор: Гөлия Мөгаллимова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару

2
X