Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Бердәм Россия”дә балалар белән гаиләләргә ярдәм итү халык программасы турында сөйләделәр

Ана капиталын куллануны киңәйтү, күпбалалы гаиләләр өчен НДФЛны гамәлдән чыгару, гаиләләргә ярдәм итү - бу һәм башка мәсьәләләр турында кичә "Бердәм Россия" депутатлары фикер алышты. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә үткәрелгән очрашу халык программасының тиешле пунктларына багышланды.

Очрашуда катнашучылар - профильле коммерция булмаган оешмалар, экспертлар һәм депутатлар - партиянең халык программасын эшләгәндә исәпкә алыначак балалар белән гаиләләргә ярдәм итү чараларын киңәйтү турында фикер алыштылар. Балалы гаиләләрнең иминлеге - "Бердәм Россия"нең төп өстенлекләренең берсе бит, дип ассызыклады балалар омбудсмены Анна Кузнецова.

Вәкаләтле вәкил фикеренчә, ярдәмне гаиләләрнең төрле категорияләренә киңәйтү мөһим. Мәсәлән, бала карау буенча айлык пособиене уртача хезмәт хакының 40%ыннан 100%ка кадәр арттырырга, шулай ук бу чорны өч елга кадәр арттырырга; торак проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә торган оешмаларга салым ташламалары бирергә; оныкларын карарга ярдәм итүче бабайларга һәм әбиләргә ярдәм итәргә кирәк. Шул ук вакытта барлык ярдәм чараларын "бер тәрәзә" режимында күрсәтергә кирәк дигән фикерләрне әйттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: госпрограмма