Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Яр Чаллыда халыкның табигый үсеше 559 кеше тәшкил итте
Яңалыклар тасмасы

Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Яр Чаллыда халыкның табигый үсеше 559 кеше тәшкил итте

"Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча халыкның табигый үсеше 559 кеше тәшкил итте. Бу - социаль-икътисадый сәясәт нәтиҗәлелегенең төп күрсәткече. Әйтеп китергә кирәк, алты ай нәтиҗәләре буенча өч муниципаль берәмлектә генә табигый үсеш күзәтелә: Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама", - дип хәбәр итте шәһәр ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова.

Ул билгеләп үткәнчә, алдагы еллардагы кебек үк, малайлар, кызлар белән чагыштырганда күбрәк туган, бу юлы 57гә.
32 гаиләдә игезәкләр туу теркәлде. 3 гаиләдә бишенче бала туган, 2дә – җиденче һәм 1 гаиләдә тугызынчы бала дөньяга килгән.
Иң өлкән әнигә 47 яшь, иң өлкән әтигә яше 62 яшь. 43 яңа туган сабыйларның ата-аналарның берсе яки икесе дә - Төркия, Сирия, Кытай һәм якын чит ил гражданнары.
Аеруча яраткан персонаж хөрмәтенә балаларга исем сайлау тенденциясе күзәтелә. Әйтик, «Великолепный век» популяр сериалын күрсәткәч, кызларны Вәлидә, Хадиджа, Фирүзә, малайларны – Сөләйман, Солтан, Ибраһим, Йосыф дип атадылар. Күптән түгел шул ук исемдәге фильмнан соң кызларга Доминик исеме куя башладылар. Ә «Основание Осман» сериалы ярдәмендә Осман исемле малайлар барлыкка килә.

http://nabchelny.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


эшлекле дүшәмбе

Нет комментариев