Урында ГАИ инспекторлары эшли.
Татарстанның Кайбыч районында коточкыч юл-транпорт һәлакәте булды. Якынча мәгълүматлар буенча Hyundai машинасын йөртүче куркынычсыз тизлекне сайламыйча «Валдай» йөк машинасы белән бәрелеште.
Нәтиҗәдә җиңел машинаның 33 яшьлек йөртүчесе һәм өч пассажиры һәлак булды.
Урында ГАИ инспекторлары эшли. Алар фаҗиганең сәбәпләрен тикшерә.
Нет комментариев