Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Без алда - Хезмәт коллективларында санитар нормаларны бозу буенча Чаллы алда бара

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында премьер-министр Алексей Песошин катнашында узган киңәшмәдә хәбәр ителде. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова хәбәр иткәнчә, хезмәт коллективларында авыруның яңа очраклары дәвам итә.

Яр Чаллы Татарстанның хезмәт коллективларында санитар кагыйдәләрне бозуның иң күп очрагы ачыкланган муниципалитетлары арасына керде. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә белдерүләренчә, бу коронавирус инфекциясе таралуга китерергә мөмкин булган хокук бозулар.

 

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында премьер-министр Алексей Песошин катнашында узган киңәшмәдә хәбәр ителде. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова хәбәр иткәнчә, хезмәт коллективларында авыруның яңа очраклары дәвам итә. Шул ук вакытта тикшерелгән 2/3 объектта хокук бозулар ачыкланды. Иң күп - Чаллыда, Түбән Кама, Яшел Үзән районнарында һәм Казанда.

Ачыкланган һәр очрак буенча, инфекциянең таралуына юл куймас өчен, эпидемиологик тикшерү үткәрелә. 134 хезмәт коллективы тикшерелде, 89да тәртип бозу очраклары ачыкланды. Аеруча еш бозу – термометрия булмау.

чыганак Челны-биз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев